Караңгы дип зарланганчы, шырпы яндыр
Күптән түгел "Яңа Гасыр" каналында "Таяну ноктасы" тапшыруында бүгенге авыл, аның язмышы, киләчәге турында бик тә мәгънәле сөйләшү булды. Бу проблема шулкадәр катлаулы, шулкадәр колачлы, хәтта бер тапшыруга гына сыешып та бетә алмадылар. Анда район башлыгы да, җәмәгать эшлеклесе дә, депутат та, журналист та катнашты. Һәркемнең үз фикере, үз "каланчасы".